Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Экояз - 2022" җиңүчеләре билгеле

Бүген, ягъни 14 июнь көнне, муниципаль район Советының кече утырышлар залында “ЭкоЯз - 2022” республика акциясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте.

Традицион бәйге быел да “Иң яхшы мәктәп”, “Иң яхшы балалар бакчасы”, “Иң яхшы гаилә”,  “Иң яхшы оешма-предприятие”, Иң яхшы студент” һәм “Иң яхшы ВУЗ” кебек номинацияләрдә үткәрелде. Югарыда санап үтелгән номинацияләр буенча бәйгенең район этабында Шәтке урта мәктәбе (җитәкчесе - Ибушев Александр Сергеевич), Теләче авылының 1 нче номерлы балалар бакчасы (җитәкчесе - Алисә Нурислам кызы Дәүләтшина), Лесной бистәсеннән Диләрә һәм Нурфат Исламовлар гаиләсе, җаваплылыгы чикләнгән “Тюлячинские стальные профили” ширкәте (җитәкчесе  - Илнур Ахваров) җиңүгә иреште.

Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләрен муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов,  Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе, төп дәүләт инспекторы урынбасары Ленар Касыймов тапшырды. 

Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, муниципаль район башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссиянең төп белгече Гөлфия Садыйкова һәм район мәгариф бүлеге методисты Гүзәлия Нигъмәтҗанова катнашты.

Исегезгә төшерәбез, акциянең район этабы - санитар икеайлык вакытында, ягъни, 1 апрельдән 12 майга кадәр, республика этабы 18 майдан 31 майга кадәр барды.Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының алдагы саныннан укы белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев