Кичә Теләчегә эш сәфәре белән ТР ГИСУ директоры Илнар Фәнил улы Хафизов һәм аның урынбасары Илнур Илдар улы Кәлимуллин килде.
Алар ябык футбол манежында булдылар, Теләче үзәк район хастаханәсендәге ремонт эшләренең барышы белән таныштылар.



Социаль объектларны төзү,капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү чараларын гамәлгә ашыру муниципаль инфраструктураны үстерүгә ярдәм итә, халыкның тормыш сыйфатын яхшырта. Моның өчен без Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, министрларга һәм Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсенә рәхмәтле.

Нет комментариев