Закон буенча машина йөртүчене транспорт чарасын куллануда чикләргә ярамый торган шартлар каралган. Алар турында тулырак мәгълүмат «Татар – информ» материалында.
Вакытлыча чикләү түбәндәге очракларда кертелми:
- автомобиль гражданин өчен төп керем чыганагы булып тора, шуңа күрә транспорт чарасы белән идарә итүне тыю аны акча эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәк.;
- машина кешегә һәм аның гаиләсенә нормаль тормыш алып бару өчен кирәк, чөнки алар җәмәгать транспорты мөмкин булмаган яки аның мөмкинлекләре бик чикләнгән районда яшиләр.;
- транспорт чарасы машина йөртүченең үзе яки аның карамагында булган кеше инвалид булганга гражданин тарафыннан файдаланыла;
- гражданның бурычларының гомуми күләме 10 мең сумнан да кимрәк.
Нет комментариев