Россия Президенты Владимир Путин үзенең Указы белән Татарстанның ике вәкиленә рәхмәт белдерде. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.
«Хезмәттәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте» өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев билгеләп үтелде.
"Социаль әһәмиятле чараларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашуы, гуманитар эшчәнлектәге казанышлары» өчен Зилә Вәлиевага рәхмәт белдерелде, ул хәзер «Россия хатын-кызлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге рәисе вазифасын башкара.
Нет комментариев