Татарстанда халыкның 60% ы грипптан прививка ясатырга уйлый
В республике

Татарстанда халыкның 60% ы грипптан прививка ясатырга уйлый

2026 елның көзендә Татарстанда грипптан якынча 2,4 млн кешегә вакцина ясарга планлаштыралар — бу республика халкының 60% ы. Тиешле карарга ТР вице-премьеры, Санитария-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева кул куйган.

Беренче чиратта вакцинация балалар, өлкән яшьтәгеләр, йөкле хатын-кызлар һәм хроник авырулы кешеләр өчен каралган. Аларга прививкаларны федераль бюджет хисабына ясатачаклар.

Эш бирүчеләргә хәвеф-хәтәр төркемнәренә кермәгән хезмәткәрләрнең 75% ы үз акчалары хисабына прививка ясатырга киңәш иткәннәр. Шулай ук предприятиеләргә смена башланыр алдыннан хезмәткәрләрнең температурасын контрольдә тоту һәм инфекция билгеләре булган хезмәткәрләрне эштән читләштерү йөкләнгән. Транспорт оешмалары җәмәгать транспортын даими дезинфекцияләргә тиеш.


Нет комментариев