Баландышта яшәп иҗат итүче Суфия апа Хәсәншинаның «Шигырьләремдә - туган ягым» бәйгесенә килгән тагы берничә шигырен тәкъдим итәбез.
Туган ягым - җәннәт бакчасы
Алыштырмас идем бернигә дә,
Табигатен туган ягымның.
Җәйге җиле түгел, хәтта аның
Кышкы бураннары да ягымлы.
Чирләп китеп, шәһәр якларыннан,
Сагынып кайтсаң авыл һавасын.
Бераз гына тирә-юньгә кара,
Дәваны син шунда табарсың.
Чәнечкеле шайтан таяклары,
Әрекмәннәр, хәтта әремнәр,
Аяк асларында күпме дәва,
Сарыф итмәс идең әрәмгә.
Зират буйларыннан әйләнеп кайт,
Булсаң әгәр бераз түземле.
Кычытканга кулың биреп күреш,
Яшәрткәндәй булыр үзеңне.
Иртәләрен су буйларын әйлән,
Томан күтәрелгәч һавага.
Челтерәп аккан чишмә сулары да,
Шифа була мең төр дәвага.
Су буйлары, бездә, үзе җәннәт,
Хур кызлары гына аз-азын.
Ләме - шунда, шунда шифалы су,
Ата казлар ясый массажын.
Авылымның юкәләре чәчәк атса,
Их! Корт баллары төшәр исеңә.
Бал-май белән чәй эчкәндәй булып,
Хушың китәр чәчәк исенә.
Урманнарда безнең тезелеп киткән:
Кырмысканың таудай өйләре.
Шул өйләргә кереп утырып чыксаң,
Эшләрең дә китәр көйләнеп.
Бер чирең дә калмас, үтеп китәр:
Радикулит, остеохондрозың.
Хәтта көчләр җыеп чыгар идең,
Җиңәрлекне кабан дуңгызын.
Ипләп кенә тыңла, ашыкма син,
Исеңдә тот минем киңәшне.
Йөрәк януыңа дәва булыр,
Чүптә үскән карга миләше.
Кичке якта урамнарны әйлән,
Мал көтүе кайткан чакларда.
Яңгыратып бөтен авыл ягын,
Тирә-якка моңнар тарала:
- Мә-ә-ә-ә, му-у-у-у.
Килгән кебек авылыбызга,
Татар йолдызлары концерты.
Оркестрга кушылып җырлый кебек,
Операның мәшъгүр артисты.
Менә дускай, эзләп азапланма,
Ял йортлары, затлы дарулар.
Авылга кайт, көрәк-сәнәк тотсаң,
Калмас бер дә ару-талулар.
Берәр бакча бәрәңгене эшкәрт,
Тәрбиялә малын-туарын.
Базарларга йөреп азапланма,
Өйдә генә булыр товарың.
Бар нәрсә дә үзеңнеке булыр,
Көнне-төнгә ялгап эшләсәң.
Пеләш башың хәтта тирләп чыгар,
Кирәк булмас затлы эшләпәң.
Ходай гына безне аермасын,
Һавасыннан туган ягымның.
Җәйге көне түгел, хәтта аның,
Кышкы төннәре дә ягымлы!
Вәйт!
******************************
Туган як язы
Түбәләрдән тама көмеш тамчы,
Зәңгәр күктә - якты кояшым.
Кар-буранлы салкын кышлардан соң,
Язны бигрәк якын тоясың.
Яз - яз инде, чын туган як язы,
Бар табигать назлый, иркәли.
Талгын гына искән язгы җил дә,
Чын дусларча биттән үпкәли.
Күңелләр дә язгы ташкыннардай,
Гел ашкына, килә чабасым.
Бездәгедәй гүзәл яз көннәрен,
Белмим тагын кайдан табарсың!
*******************************
Туган якта - көз
Бушап калган кырлар, басулар,
Агачларны сары төс сарган.
Җирдә хәзер көз хакимлек итә,
Төннәр озын, көннәр кыскарган.
Җылы көннәр инде ерагайды,
Алыштырды салкын яңгырлар.
Һаваларда очкан кошларның да,
Тавышлары сирәк яңгырар.
Күпме кошлар киткән җылы якка,
Бер-береннән калмый тезелеп.
Агачлар да ямансулап калган,
Яфраклары төшкәч өзелеп.
Кем яратмый икән шушы көзне,
Кешеләрме, җәнлек, кошлармы?
Туган якның көзе генә түгел,
Җанга якын салкын кышлары.
Туган якның көзе барыбер матур,
Гел яңгырлы салкын булса да.
Һаваларда очкан кошларның да,
Тавышын тыңлап күңел тулса да.
Суфия Хасаншина. Баландыш
Нет комментариев