Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терлек азыгы әзерләр чак

13 июнь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә семинар-киңәшмә булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмә сүз терлек азыгы әзерләү, аңа әзерлекнең торышы, игеннәрне тәрбияләү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барган төзелеш эшләре турында барды. 

Киңәшмәдә әлеге тәҗел темаларны яктыртып район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, “Росссельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галихәмәтов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов һәм җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте җитәкчесе Рафис Яхин чыгыш ясады. Семинарда катнашучыларга ширкәтнең төзелеп килә торган 504 баш сыерга исәпләнгән саву залы, быелгы яшел массаны кабул итәргә әзер сенаж-силос базлары, урыла башлаган люцерна басуы  һәм мул уңыш вәгъдә итүче арыш басуы күрсәтелде. 

Киңәшмәдә җаваплылыгы чикләнгән “СельхозМаш” ширкәте директоры Рәдиф Нуриев белән ширкәт менеджеры Илнур Нуриев чыгыш ясады. Алар үзләре тәкъдим итә торган авыл хуҗалыгы машиналары, быелгы язгы кыр эшләре вакытында бигрәк тә кирәк булган ротацион тырмалар турында сөйләделәр. Соңгылары “корка”га каршы көрәштә яхшы нәтиҗә бирә. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев