Бүген синең юбилеең, әти!
Җитмеш яшең - Ходай бүләге.
Син - салучы шушы йорт нигезен
Әни өчен тормыш терәге.
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,
Киңәшләрең булды үтемле.
Шуңадыр ул, яшибез без, әти
Кызартмыйча синең битеңне.
Абынганда, җайлап аңлатасың,
Сабыр төбе алтын икәнен.
Син тамыры булсаң, без -тармагы,
Җиргә берегеп үскән имәннең.
Җитмеш яшь ул ирләр өчен бары
Картлык чорның якты язлары
Әле алда шаулап торган гомер ,
Оныкларның куңел назлары.
Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен.
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Әни белән бергә сау сәламәт булып, тигезлектә картаюыгызны телибез.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Диләрә, кызларың, кияүләрең, оныкларың һәм барлык туганнарың.
Нет комментариев