Өлкәннәр көне уңаеннан, Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында гаять җылы һәм ямьле бәйрәм узды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әби-бабалары өчен матур концерт программасы әзерләгән иде.
Малайлар-кызлар зур дулкынлану белән яхшылык турында шигырьләр сөйләделәр, гаилә турында җырлар җырладылар һәм биюләр башкардылар. Бәйрәмнең иң матур мизгеле — мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчесе Низамова Ильвинаның әбисе һәм бабасы гармун белән чыгыш ясадылар. Оныклары белән бергә сәхнәгә чыгып, алар тамашачыларның көчле алкышларын яулады.
Чара барышында балалар әбиләр белән бергә «Җырлы капка» уенын искә төшерделәр. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында узган бу чара Өлкәннәр көне — ул календарьдагы гадәти дата гына түгел, ә өлкән буынга игътибар күрсәтү, ә кече буынга гаилә тамырлары белән аралашу тәҗрибәсен бирү мөмкинлеге булуын тагын бер кат раслады.
Нет комментариев