1 октябрьдән илебездә Өлкәннәр ункөнлеге старт алды. Әлеге уңайдан, 1 октябрь көнне, муиниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм район ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин белән берлектә, элек авыл хуҗалыгы предприятиеләрен җитәкләгән Мансур Хөсәен улы Хөсәенов (озак еллар “Родина” колхозын җитәкләде, хәзер “Алан” акционерлык җәмгыяте дип йөртелә), Мансур Минзарип улы Газизовларның (шулай ук озак еллар Ильич исемендәге колхозда хезмәт куйды) өйләренә барып, күңелле очрашу үткәрделәр.
Алар өлкәннәребезне 1 октябрь - Өлкәннәр көне белән белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр, бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырдылар. Мисал өчен, Алан авылында узган очрашу Мансур аганың балалары, якыннары янәшәсендә узды.Тәбрикләү чарасында “Алан” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Алмаз Фәсхетдинов белән Алан авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннәтуллин да катнашты һәм хезмәт ветераны Мансур агага бүләкләр тапшырып, бәйрәм котлауларын җиткерделәр. 92 яшьтә булуына карамстан, Мансур Хөсәен улы яшьләргә биргесез, күпләребезне сокландырып, калын төпләмәле сканвордлар чишә.
Теләчедә исә Мансур Минзарип улы район җитәкчеләрен хәләл җефете Раиса Дмитриевна белән бергә каршы алды. Шунысы сөенечле, ике ветеран да сафта. Җанлы әңгәмәләр барышыннан күренгәнчә, ике ветеран да район тормышы белән нык кызыксыналар: уңышларыбыз өчен сөенәләр, чигенешләрне күрсәләр, борчылалар, төпле киңәшләре белән ярдәмгә ашыгалар. Очрашу барышында да алар Айрат Гилван улын район мәнгфәгатьләрен кайгырткан сораулар белән күмделәр, эшлекле тәкъдимнәр белән чыктылар.
Нет комментариев