Ил - көн буйлап, Өлкәннәр декадасы атлый. Әлеге уңайдан өлкәннәребезнең социаль - көнкүрешен кайгырткан районда күптөрле чаралар үткәрелә.
Мисал өчен, кичә Теләче авылының Ленин урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре, полиция майоры Салават Каюмов, полиция өлкән лейтенанты Ленар Кыямов, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова, Иске Җөри урта мәктәбендә эшләп килүче Яшь инспекторлар отряды һәм Беренчеләр хәрәкәте вәкилләре (җитәкчеләре - Наилә Бәдриева) өлкәннәребезгә игътибарны арттыру, аларга җылы, назлы сүзләр җиткерү, алар белән бәйле юл һәлакәтләрен булдырмауга һәм куркынычсызлыгын пропагандалауга юнәлдергән акция үткәрде.
Акция барышында аларга юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалаучы белешмәлекләр, яктылыкны кире кайтару элементлары булган сувенирлар, укучылар тарафыннан ясалган чәчәкләр һәм истәлеккә урында ук ясап бирелгән фоторәсемнәр бүләк ителде. Болардан тыш, укучылар, өлкәннәребезнең теләкләрен дә язып алып, стена газетасына теркәп бардылар.
Нет комментариев