10 сентябрьдән башлап Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгы тарафыннан игьлан ителгән, Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» XXVI төбәкара театр коллективлары конкурсының зона туры бара.
Чара Россия Федерациясендә Россия халыкларының бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында үткәрелә. Сайлап алу этабына Татарстан Республикасының 40 районы һәм шәһәрләреннән 64 гариза арасыннан, оештыру комитеты әгъзалары тавыш бирү юлы белән икенче этапта катнашу өчен 32 спектакль сайлап алынды.
Шулар арасында Алан авыл мәдәният йорты директоры Гүзәлия Җамалиева җитәкчелегендәге “Умырзая” театр коллективы да бар.
Кичә, 1 октябрь көнне, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында “Умырзая” лылар Мансур Гыйләҗевның “Казан егетләре” спектаклен мәртәбәле жюрига тәкьдим итттеләр. Әлеге зонада шулай ук Арча, Балтач һәм Кукмара районнарының халык театр коллективлары да чыгыш ясады.
– Әйтергә кирәк, әлеге коллектив бу бәйгедә икенче елын катнаша. Алдагы ел нәтиҗәләре буенча “Умырзая” театр коллективы 3 призлы урынга лаек булган иделәр. Театр коллективы иҗатта үз көчләрен быел да сынап карарга булды. Зона караулары нәтиҗәләре буенча жюри иң яхшы 12 спектакльне сайлап алачак, алар көрәшне өченче этапта дәвам итәчәк. Ул 9-14 ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә узачак. Гран-при җиңүчеләрен һәм ияләрен билгеләүне, шулай ук бүләкләү тантанасын үз эченә алган финал чарасы 7 декабрьгә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында планлаштырылган. “Умырзая” коллективына һәм спектакльнең режиссеры Гүзәлия Гаптелхак кызына зур җиңүләр теләп калабыз. Жюри әгьзалары фикеренчә, моның өчен әлеге коллективның зур потенциалы бар, -дип хәбәр итте район мәдәният йорты методисты Зөлфия Мәхмүтова.
Нет комментариев