18 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Мөбәрәкҗанов Фирдүс Илгизәр улының 55 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез! Сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балалар игелеге, оныклар сөенече телибез, туганнарыңның күңел җылысын тоеп, әни белән бер- берегезгә терәк булып, хәерле, тыныч картлык кичерергә насыйп итсен Ходай. Әни белән бергә безне кадерләп үстергәнегез, безгә терәк булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син.
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Рәхмәт, әти, син булганга
Тормышыбыз күгендә.
Терәк булдың син һәрвакыт,
Кирәклесең бүген дә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлнара, кызларың Гөлфинә, Рәфинә, Фирсинә, кияүләрең Фәнис, Ильмир, оныкларың Ясминә, Гүзәл, Раяна.
Нет комментариев