Видео төшергән өчен 500 мең сумга кадәр штраф яный
В республике

Видео төшергән өчен 500 мең сумга кадәр штраф яный

Татарстан Республикасындагы Антитеррор комиссиясе БПЛА кадрларын һәм аларның һөҗүмнәре нәтиҗәләрен бастыруның тыелганын искәртә. Тиешле чикләүләр Татарстан территориясендә ТР Рәисенең 2025 елның 29 августындагы №695 Указы белән билгеләнгән.

Тыелу мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләренә, шул исәптән интернетка, социаль челтәрләргә һәм кичектергесез хәбәрләр сервисларына кагыла.

Пилотсыз очкыч төрен, аны җибәрү, урнашу яки егылу урынын, очу траекториясен, һөҗүм урыннарын яки объектларын, объектларның зарарлану фактын һәм китерелгән зыян характерын билгеләргә мөмкинлек бирүче мәгълүматны бастыру тыела. Тыелуны бозу 500 мед сумга кадәр булган административ штрафларга китерә.

 

 


Нет комментариев