«Шигырьләремдә - туган ягым» бәйгесенә килгән алдагы шигырьләрне дә сезгә тәкъдим итәсебез килә.
Әй, Олы Кибәхуҗам!
Күрергә Сабан туйларын,
Коштай канат кагынып,
Кайта сина балаларын ераклардан, сагынып..
Әй, Олы Кибәхуҗам,
Сина атап җыр сузам.
Еракта калган яшьлекне, юксынып, урам узам..
Бәбкә саклаган тыкрыкта
Балачакнын эзләре..
Тәрәзәләр күп төп йортта -
Алар - әни күзләре.
Әй, Олы Кибәхуҗам!
Юллар асфальт, юк тузан.
Үзгәрешләргә тан калып,
Төп урамыннан узам.
Балык сөзгән, су коенган
Инеш саеккан күптән..
Авылым белән бәйле булган
Барысын йөрәктә йөртәм!.
Әй,Олы Кибәхуҗам,
Һәр урамыннан узам.
"Мин кайттым, каршыла! - диеп,
Кулларым сина сузам.
Туган якка мәхәббәт
Туган якны кем генә яратмый.
Ярату да була төрлечә.
Мин дә сөям җаным- тәнем белән,
Тыйнак кына сөям үземчә.
Янгыравык сүзләр сөйләмичә,
Риза булып һәрбер эшенә,
Мин яратам сине, туган авылым,
Бәхет телим һәрбер кешенә.
Тирә-якта сина тин авыл юк.
Болыннарын, чишмә буйларын
Язлар җитсә, сокландыргыч була.
Төзек, матур һәрбер урамын.
Беркайчан да сүрелә алмый торган
Кайнар хисләр йөртәм күнелдә.
Яратуны бик күп сөйләп булмый,
Йөрәкнен ул ин-ин түрендә!..
Туган як кышы
Туган як кышы соклангыч,
Бар да үз урынында.
Булса да һава тотрыксыз,
Ризасызлык юк монда.
Вакытында яуган ак кар
Бик тә калын түшәлде.
Капланды җир, шат уҗымнар-
Ышанычлы түшәге.
Бәс сарган агач-куаклар
Йоклый, ябынып юрган.
Тынлык бозып, шыгырдый кар,
Саран кояш елмайган.
Салкын, җылы, гел чиратлап,
Гел алышынып тора.
Сөйләшкәндә, көн һәм буран
Төп тема булып тора.
Туйдыра бертөрлелек тә.
Әзрәк төрлелек кирәк.
Булмаса йөрүләр тышта,
Гәүдә языла сирәк.
Кыштан һәркем дә канәгать.
Я, кем сон риза түгел?.
Искиткеч бездә табигать,
Шуңа сөенә күнел!.
Резедә Шәйдуллина, Сауш.
Нет комментариев