19 сентябрьдә Үзәк бистәсендә яшәүче СӘЕТОВ ФӘНИС ФӘРИТ УЛЫна 60 яшь тулды
Кадерле әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балаларыбызга да ягымлы дәү әти, бабай. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның,оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән берберегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде,
барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син.
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Рәхмәт, әти, син булганга
Тормышыбыз күгендә.
Терәк булдың син hәрвакыт
Кирәклесең бүген дә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәмзия, кызларың Рәмилә, Рәфинә, кияүләрең Рамил, Илназ, оныкларың Раяз, Айназ, Алмаз, Айрат, Зәринә.
Нет комментариев