24 сентябрьдә Теләчедә яшәүче ГОБӘЙДУЛЛИН ИСЛАМГАЛИ МИННЕВӘЛИ УЛЫның 70 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Безне, балаларыңны һәм оныкларыңны, хезмәт сөяргә өйрәттең. Кайчак таләпчән, кирәк чакта кырыс та була белдең, ләкин һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып калдың. Әни белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, балалар-оныклар куанычын күреп, килен-кияүләрең, кода-кодагыйларыңның ихтирамын тоеп, күршеләр, туганнар, дусларыңның хөрмәтен сизеп, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, авырмыйча, хәерле озын гомерләр насыйп булсын сиңа.
Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре челтерәп аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Жуәйрә, кызың Гөлназ, улың Алмаз, киявең Рәфит, киленең Аксана, оныкларың Зәлия, Раяз, Рөстәм
Нет комментариев