27 октябрь көнне Үзәк бистәсендә гомер итүче Вәлиуллин Илнур Кәниф улының 60 яшьлек юбилее
Поздравления

27 октябрь көнне Үзәк бистәсендә гомер итүче Вәлиуллин Илнур Кәниф улының 60 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән бу истәлекле – 60 яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшәргә язсын! 
Бездән теләк һәрчак якты сиңа,
Шатлык кына, гел изге.
Туганнарың белән гөр килешеп,
Сау-сәламәт яшә гомереңне! 

Сине яратып, хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Галина, балаларың Руслан - Алина, Эдуард - Роза, оныкларың Алмаз, Азалия, Эмиль, әниең Мәүлетбикә.

Нет комментариев