27 сентябрь көнне Теләчедә яшәүче АСАДУЛЛИНА ЛИЛИЯ ӘХМӘДУЛЛА КЫЗЫның 50 яшьлек юбилее
Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Безнең яраткан кадерле кешебез – әниебезгә 50 яшь тула. Кадерле әниебез! Без сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып әти белән тигезлектә гомер итегез. Без сине хөрмәт итәбез, чын күңелдән яратабыз һәм зур рәхмәтлебез.
Туган көнең, әни, алып килсен
Бары сәламәтлек, шатлыклар.
Безгә биргән йөрәк җылыларың
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илсур, әниең Мазлума, әтиең Әнвәр, кызларың Чулпан, Ләйсән, кияүләрең Рифат, Азат, оныгың Амелия.
Нет комментариев