Алан авылында яшәүче абыебыз Шәйхутдинов Зөфәр Фәрит улы 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды
Абыебыз! Сине иң изге теләкләр аша шушы күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз. Син ярдәмчел, туганчылыклы, сабыр дв була белдең. Без сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, бәхетнең зурысын, шатлыкларның олысын, апай белән тигезлектә, пар канатлар булып, якыннарыңның кадер- хөрмәтендә, игелекләрең күреп яшәвеңне телибез. Еллар маңгаеңа сырлар, чәчеңә чал өстәсә дә, күңелең гел яшь калсын,күзләрең бүгенгедәй нур чәчеп торсын.
Язмыш җиле кайчак бәрелсә дә,
Кагылса да көзге кыраулар.
Сынмадың да, сыгылмадың да син,
Булсалар да авыр сынаулар.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен,
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, сеңелләрең Зөлфирә, Земфира, Зөлфияләр гаиләсе.
Нет комментариев