Баландыш төп мәктәбе директоры ХУҖИН ЙОСЫФ РӘШИТ УЛЫның ның 13 ноябрьдә 65 яшьлек юбилее
Хөрмәтле Йосыф Рәшидович! Сезне зур, шатлыклы бәйрәмегез – юбилеегыз белән котлыйбыз. Максатчан, ихтыярлы, шул ук вакытта таләпчән һәм гадел булуыгыз белән Сез хезмәттәшләрегезнең ихтирамын яуларга өлгердегез. Киләчәктә дә бергә, бердәм коллектив булып, килешеп эшләргә насыйп булсын. Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигез, мул тормышта Гөлфия ханым белән балаларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын. Киләчәк тормышыгыз сәламәтлектә, тынычлыкта, тигезлектә үтсен. Бүгенгедәй бәхеткә күмелеп, муллыкта, иман байлыгында, тормыш иптәшегез белән газиз балаларыгызның игелекләрен күреп, хезмәттәшләрегезнең хөрмәтен тоеп яшәгез.
Гомер уза диеп борчылмагыз,
Күңелегездә һаман яз әле.
Йөзегездә яшьлек чалымнары,
Йөрәкләрдә дәрман бар әле!
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын Сезгә гомергә.
Хөрмәт белән, Баландыш төп мәктәбе коллективы
Нет комментариев