Теләче Информ

Теләче районы

18+
Котлаулар

Бүген Җәнәй авылында яшәүче талантлы каләмдәшебез ДАМИРА РАМИЛ кызы МИҢНЕБАЕВАның туган көне

10 апрель 2026, 09:02

77

0

0

Бүген Җәнәй авылында яшәүче талантлы каләмдәшебез ДАМИРА РАМИЛ кызы МИҢНЕБАЕВАның туган көне

Кадерле Дамира Рамилевна! Сезне гомер  бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Иҗат чишмәләрегез саекмасын!

Иң изге теләкләр белән, “Теләчеинформ” мәгьлүмат үзәге коллективы.

БЕР ҖЫЛЫ СҮЗ

Бер җылы сүз җитә кайчагында
Кипкән яшьләреңне эретергә.
Кемнәргәдер кирәклегең тоеп
Авыр чирдән сине терелтергә.

Бер җылы сүз кирәк кайчагында
Күңелеңне синең яшәртергә.
Яшәүләрдән өмет өзгән чакта
Бу дөньяда әле яшәтергә.

Бер җылы сүз табыйк һәрвакытта
Яныбызда булган кешеләргә.
Күңел җылылыгы үзе дәва,
Ул бирелә бары көчлеләргә.

Дамира Миннебаева.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев