Фестиваль концертлары дәвам итә
Район яңалыклары

Фестиваль концертлары дәвам итә

«Бай мираслы Теләчем» сәнгать фестивале концертлары мәдәният йортларында зур тантана буларак дәвам итә.

Районның оешуына 35 ел тулу уңаеннан узучы бу масштаблы бәйрәм кысаларында концертлар барлык авыл җирлекләрендә дә узды диярлек.  Авылларда узган сайлап алу этапларыннан соң, фестиваль программасы буенча нәтиҗә ясау, финал өлеше һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Теләче  район мәдәният йортында Гала-концерт рәвешендә үткәреләчәк.

  

Бәйрәм чараларында татар халкының мәдәни мирасы, җыр-биюләре белән бергә, үз эшләренең осталары булган хезмәт династияләре, үзешчән таланты булган яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре аеруча актив катнаша.

  

Кичә, Үзәк авылы мәдәният йортында узган үзешчәннәр чыгышы хәбәрчебез Фәнил Гаязов фоторепортажында. 


Нет комментариев