Казанда «Университет»  тукталышын җимергәннәр
В республике

Казанда «Университет» тукталышын җимергәннәр

Казанда полиция «Университет» тукталышын тар-мар иткән вандалларны эзли.

Билгесез кешеләрнең Казан үзәгендәге тукталышны җимерүләре турында социаль челтәрләрдә хәбәр иттеләр. Шаһитлар сүзләренчә, тукталыш павильонының утыргычы зыян күргән һәм арткы стенасы ватылган.

«Татар-информ " га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә сөйләүләренчә, хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә – барлык шартлар, шулай ук вандалларның шәхесләре ачыклана.

 


Нет комментариев