6 ноябрь  - Татарстан Республикасы Конституциясе көне
Район яңалыклары

6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне

Хөрмәтле райондашлар! Сезне төп дәүләт бәйрәмебез – Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Конституциябез үзенең тормышчанлыгын, хаклыгын раслады, социаль һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итү нигезенә, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, мәдәни һәм рухи-әхлакый үсешне тәэмин итү гарантына әверелде.

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә барыгызга да бәхет һәм иминлек, сәламәтлек, оптимизм, ныклык, тынычлык телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.


Нет комментариев