Бүген якташыбыз, Лаеш муниципаль районы Башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович туган көнен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Илдус Фатихович! Туган көнегез уңаеннан, барлык Теләче халкы исеменнән ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Ныклы холкыгыз, югары максатларга омтылуыгыз һәм кешеләр турында эчкерсез кайгыртуыгыз сезне алыштыргысыз лидерга әйләндерде. Сез — районыбызның социаль–икътисади үсешенә зур өлеш керткән, аның үсешенә яңа импульс биргән ихтирамга лаек шәхес. Җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, гаиләгезгә иминлек, бәхетле матур көннәр телибез. Бай тормыш тәҗрибәгез һәм көчле эшлеклелек сыйфатларыгыз киләчәктә дә күркәм уй – ниятләрегезне, планнарыгызны тормышка ашырырга ярдәм итсен. Без якташларыгыз Сезне нык хөрмәт итәбез. Күрсәткән ярдәмнәрегез, төпле киңәшләрегез өчен зур рәхмәт Сезгә! Туган көнегез белән!
Теләче муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Нет комментариев