Хөрмәтле Динар Сәетович! Сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итеп, иң изге теләкләребезне юллыйбыз! Алдагы тормышыгызда да тазалык, җан тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер белән, гаилә тигезлегендә, барлык туганнарыгызның, балаларыгызның хөрмәтен тоеп, шатлык-сөенечләргә төренеп яшәвегезне телибез! Хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнеп, башкарган эшегез ләззәт китерсен!
Без телибез сезгә озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Көннәрнең дә бәхетлесен генә,
Ә гомернең якты, нурлысын!
Нет комментариев