Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген Теләче муниципаль районы җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улының туган көне

13 сентября 2023, 04:45

278

0

0

Бүген Теләче муниципаль районы җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улының туган көне

Хөрмәтле Нәҗип Нәкыйпович!

Теләче муниципаль район Советы, район башкарма комитеты аппараты хезмәткәрләре исеменнән Сезне туган көнегез  белән ихлас котлыйбыз, алдагы тормышыгызда, күпкырлы һәм халыкка игелекле хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхетле көннәр телибез.

Зур оештыру сәләтенә ия булган, көчле шәхесләргә башкалар  тартыла һәм ышана. Районыбыз Сезнең җитәкчелектә, Республикада алдынгылар рәтендә үзенең лаеклы урынын тота. Бу төбәкне тагын да матур итү, анда кешеләрнең яшәеше имин һәм уңайлы  булсын өчен бөтен көчегезне куясыз.  Сез ару-талуны белмәс, тынгысыз һәм таләпчән җитәкче булу белән бергә, кеше хәлен аңлый белүче, киң күңелле шәхес, тәҗрибәле остаз да. Хезмәт сөючән, тырыш кеше буларак хезмәт кешесен һәрвакыт игътибар үзәгендә тотасыз.

Сез - районыбыз өчен мөһим булган һәр нәрсәне йөрәгегез аша уздыручы, эш белән кайнаучы чын хезмәт кешесе. Фикерләү киңлеге, табигый зирәклек, яңалыкка омтылу, замана белән бергә атлау, һәр эш өчен зур җаваплылык хисе – асыл сыйфатларыгыз. Шуңа да  районыбызда  гына түгел, ә республикабыз күләмендә зур абруй һәм хөрмәт казандыгыз. 

Үзегездә туплаган тәҗрибә һәм яшәү дәртегез белән районыбыз иминлеге, аның тагын да зур уңышларга ирешүе өчен әле тагын күп еллар хезмәт итәрсез дип ышанабыз.  Теләче районы халкының ышанычы һәм теләктәшлеге Сезгә һәрвакытта да ярдәм итеп торсын.

Хөрмәтле Нәҗип Нәкыйпович!Сезгә сәламәтлек, һәрьяклап мөлдерәмә тулы бәхет, күңел күтәренкелеге, яңадан-яңа куанычлар телибез. Ышанычлы, тугры дусларыгыз Сезгә һәрчак терәк булсын, гаиләгездә иминлек булуын, куйган хезмәтегез үзегезгә бәхет-шатлык булып әйләнеп кайтуын телибез.

Ихтирам белән,  Теләче муниципаль Район Советы һәм  Башкарма комитеты  хезмәткәрләре                                  

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев