Олы Мишә авылында яшәүче кадерле әниебез МӘННАПОВА ФИДАЯ ҖӘМИЛ КЫЗЫның 19 сентябрьдә гомер бәйрәме - туган көне.
Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелебездән йөрәктәге изге, җылы хисләр аша бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син ачык йөзле, олы җанлы, киң күңелле, кешелекле. Әни! Син һәрчак төпле фикерле, акыллы киңәшләреңне бирәсең. Синең сөекле парың, газиз балаларың, яраткан оныкларың, лаеклы ялда булсаң да, бүген дә хөрмәт итүче укучыларың бар. Бу - зур бәхет. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәләрең ташламасын. Тормышыбызга ямь өстәп, кайгы-хәсрәт күрми, әтиебез белән бер-берегезгә терәк булып яшәргә язсын.
Гомер юлың пар канатлы үтсен,
Өстәлеңдә ашлар мулдан булсын.
Тормыштагы кылган изгелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Син яшь әле, һаман чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез Син безнең -
Ничә генә яшең тулса да.
Сине яратып иң изге теләкләр белән әтиебез Гаптелнур, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.
Фото: https://www.freepik.com
Нет комментариев