Теләче авылында яшәүче Гарифуллин Галимҗан Гарифулла улы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп узды
Кадерле әтиебез! Сине күркәм юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, сабыр, хезмәт сөючән. Без синең белән горурланабыз һәм синнән үрнәк алабыз. Безнең ныклы терәгебез, киңәшчебез, таянычыбыз. Сиңа сәламәтлек, озын гомер, әни белән тигезлектә балаларыңның куанычын, игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез
Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердегез безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барсы өчен дә.
Рәхмәт, әти, мең-мең рәхмәт,
Бар нәрсәгә булдың түземле.
Сәламәт бул, кайгы- хәсрәт күрмә,
Ходай олыласын үзеңне.
Ашлар тәмле әни кулы белән,
Йортлар ямьле әти тыны белән.
Йортыбызның утын сүндермичә,
Яшәгез сез кайгылар күрмичә.
Сине яратып, хөрмәт итеп әниебез, балаларың, оныкларың, кода- кодачаларың.
Нет комментариев