2 февраль 2026 яңалыклары
-
Тагы салкыннар килә
Кар һәм бураннардан соң Татарстанда һава торышы үзгәрә башлады. ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 3 февральдә, аязучан болытлы һава көтелә.
-
Татарстанда кызамыкның читтән кертелгән очрагы теркәлгән
Гыйнварда Татарстанда кызамыкның читтән кертелгән очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
-
Эш бирүче хезмәткәрен психиатрга җибәрә ала
1 марттан мәҗбүри психиатрик тикшерү кагыйдәләрендә үзгәрешләр үз көченә керә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгының яңа редакциясендә күрсәтелгәнчә, әгәр планлы медицина тикшерүе вакытында психик тайпылыш билгеләре ачыкланган булса, эш бирүче хезмәткәрне табиб-психиатрларда комплекслы тикшерүгә җибәрә алачак.
-
Яңа бәйгегә старт бирелде
Юл һаләкәтләрен киметү максатыннан, “Теләче” газетасы, район ЮХИДИ бүлеге, юл куркычсызлыгы район комиссиясе һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге белән берлектә, машина йөртүчеләр арасында Яңа бәйгегә старт бирелде.
-
Ялкаулар бәлеше пешерәбез
Табага бәрәңге турап тезәбез дә, тоз, борыч сибеп өстенә суган салабыз, аннары туралган тавык ите салабыз, тоз һәм борыч өстибез.
-
Суд исерек килеш рульгә утырган машина йөртүчене мәҗбүри эшләргә хөкем иткән
Казанның Яшел Үзән судында исерек килеш машина белән идарә иткән өчен Александр Яковлевка карата хөкем карары чыгардылар, ул моңа кадәр медицина тикшерүеннән баш тарткан булган.
-
Табигатьне саклауда тарихи адым: Татарстанда беренче Кызыл китапны ике телдә яңадан бастыру эше тәмамланды
2025 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабы яңадан бастыруга әзерләнде. Бу Россиядә бер үк вакытта ике дәүләт телендә чыгарылган Кызыл китапның беренче рәсми басмасы – төбәкнең биотөрлелеген саклау буенча системалы эш өчен фундаменталь фәнни база.
-
Районда коррупция буенча туры линия эшли
Если у вас вымогают или предлагают дать взятку: Вы можете обратиться по телефонам «горячей линии», на которые любой житель Тюлячинского муниципального района, узнав, увидев или услышав о фактах коррупции может позвонить
-
Бала караган чорда больничный буенча түләүләр тәртибе
Россиядә бала караган чорда больничный буенча түләүләр күләме сабыйның яшенә һәм иминият стажының озынлыгына бәйле. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «SuperJob» сервисы юридик практика җитәкчесе Александр Южалинга сылтама белән хәбәр итә.
-
Күкчә авылы апалары егетләргә үлән чәйләре тутырды
Күкчә авылының уңган апа-кызлары тик тормый - егетләребезгә үлән чәйләре тутыра.
-
«Татаркино»да яңа җитәкче
Ильяс Гафаров рәсми рәвештә «Татаркино» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесен җитәкләде, дип хәбәр ителә учреждение сайтыннан. Директор вазыйфасы 2025 елның 27 октябрендә, 2017 елдан бирле бу постны биләгән Миләүшә Айтуганованың контрактын озайтмаганнан соң вакантлы булды.
-
Казанда муниципаль парковкалар бүген бушлай булачак
Бүген, 2 февраль көнне, Казанда муниципаль парковкалар көне буе бушлай булачак. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.
-
Март аенда татарстанлылар ике тапкыр рәттән өч көн ял итәчәк
Биш көн эшләүче татарстанлыларның март аенда берьюлы ике озын ял көне булачак. Татарстан халкы язның беренче аенда кайсы көннәрдә ял итәчәк. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.