Татарстанда кызамыкның читтән кертелгән очрагы теркәлгән
Гыйнварда Татарстанда кызамыкның читтән кертелгән очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Авыру белән элемтәдә 246 кеше булган, әмма вакцинация аларның дүртесенә генә кирәк булган», – дип хәбәр итте ул. Бу, Авдонина фикеренчә, халыкны прививкалар белән тәэмин итүнең җитәрлек дәрәҗәдә булуын күрсәтә.
Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, республикада яшәүче 2,5 меңләп кеше кызамыкка каршы вакцинациядән баш тарта, – дип хәбәр итә «Татаринформ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев