Тагы салкыннар килә
Кар һәм бураннардан соң Татарстанда һава торышы үзгәрә башлады. ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 3 февральдә, аязучан болытлы һава көтелә.
Төнлә һәм көндез республиканың көнчыгышында урыны белән көчле кар явачак. Төнлә һәм иртән температура -19дан -24 градуска кадәр төшәчәк, көнбатыш районнарда аязганда -25тән -30га кадәр, көнчыгышта -12дән -17 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык.
4 февральдә, төнлә буран булуы ихтимал. Көндез явым-төшем ихтималы зур түгел. Төнлә һәм иртән һава температурасы -23 дән -28 градуска кадәр, аязганда -31 градуска кадәр; көндез -19 дан -24 градуска кадәр булуы көтелә.
Пәнҗешәмбе, 5 февральдә, төнлә -23тән -28гә кадәр, республиканың көнчыгышында аязганда -33кә кадәр булырга мөмкин.
Чыганак: чаллы яңалыклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев