Бүген, 2 февраль көнне, Казанда муниципаль парковкалар көне буе бушлай булачак. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.
Режим «Буран» оператив планы гамәлдә булу сәбәпле кертелә. Чара юлларны кардан чистарту хезмәтләренең эшен җиңеләйтүгә һәм юл кырыенда махсус техника узуга комачаулый торган автомобильләр санын киметүгә юнәлдерелгән.
Автомобильчеләрне шәхси транспортта йөрүне чикләргә һәм машиналарын кар җыюга комачаулый торган урыннарда калдырмаска сорыйлар.
Чыганак:татаринформ.
Нет комментариев