Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

«Татаркино»да яңа җитәкче

Ильяс Гафаров рәсми рәвештә «Татаркино» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесен җитәкләде, дип хәбәр ителә учреждение сайтыннан. Директор вазыйфасы 2025 елның 27 октябрендә, 2017 елдан бирле бу постны биләгән Миләүшә Айтуганованың контрактын озайтмаганнан соң вакантлы булды.

Гафаров-продюсер һәм Yummy Music музыкаль лейблына нигез салучы. «Татаркино» да ул узган елдан бирле эшли. Татарстан Мәдәният министрлыгы моңа кадәр аның вазыйфага керешү вакытын һәм аңа куелган бурычларны шәрехләмәгән иде.

Миләүшә Айтуганова директор урынбасары итеп билгеләнде. Ул «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивален продюсерлык итү һәм республика кинематографын халыкара мәйданда күрсәтү белән шөгыльләнәчәк.

Чыганак:реальное время.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев