Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Эш бирүче хезмәткәрен психиатрга җибәрә ала

1 марттан мәҗбүри психиатрик тикшерү кагыйдәләрендә үзгәрешләр үз көченә керә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгының яңа редакциясендә күрсәтелгәнчә, әгәр планлы медицина тикшерүе вакытында психик тайпылыш билгеләре ачыкланган булса, эш бирүче хезмәткәрне табиб-психиатрларда комплекслы тикшерүгә җибәрә алачак.

Кагыйдә куркыныч производстволар (нефть химиясе, нефть һәм газ чыгару) хезмәткәрләренә, машина йөртүчеләргә, педагогларга, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һәм  башка белгечләргә кагыла.

Юллама җитәкчелекнең ирекле теләге буенча түгел, ә медицина күрсәтмәләре булганда гына мөмкин. Тикшерү ирекле булып кала – хезмәткәр, әгәр бу аның хезмәт килешүендә язылмаган булса, баш тартырга хокуклы. Тикшерү өчен эш бирүче түләргә тиеш. Казанның шәхси үзәкләрендә бу 2,5-3 мең сум тора.

Бу үзләренә яки әйләнә-тирәдәгеләргә, бигрәк тә җаваплы вазыйфаларда куркыныч тудырырга мөмкин булган хезмәткәрләрнең реаль проблемаларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Ләкин шул ул ук вакытта кешене әлеге диагноз нигезендә генә эштән чыгарырга ярамый, – дип хәбәр итә «Реаль вакыт».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев