5 май 2026 яңалыклары
-
Юл һәлакәтендә тагы ике кеше үлгән
Бүген «Волга» М-7 автоюлының 815 чакрымында 1955 елгы Лада автомобилен йөртүче каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм каршы як юнәлештә хәрәкәт итүче КамАЗ йөк автомобиле белән бәрелешкән.
-
Парковкалар бушка булачак
Казанда 9 майдан 11 майга кадәр муниципаль парковкалардан файдаланган өчен түләү алынмаячак. Әлеге эш графигы Җиңү көнен бәйрәм итү белән бәйле.
-
Кыска вакытлы ялга кайттылар
Махсус хәрби операциядә булган Шармыш авылыннан Аркадьев Дмитрий Николаевич һәм Ачы авылыннан Руслан Ильфатович Габделхаков кыска вакытлы ялга кайтты.
-
Үзәк бистәсендә «Герой партасы» ачылды
Үзәк урта мәктәбе дә батырларны хөрмәтләү акциясенә кушылды - биредә бүген «Герой партасы» ачылды.
-
Бала тугач бирелә торган акча арта
Татарстанда авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда даими яшәүче яшь аналарга, бала туганда түләү суммасын икеләтә арттырырга планлаштыралар. Бу коррупциягә каршы экспертиза уза торган ТР Министрлар Кабинеты карары проектыннан күренә.
-
Казан мәчетләрендә Корбан гаете 03:45 тә башлана
Казыйлар советы һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 2026 елда Корбан бәйрәме һәм бәйрәм намазын үткәрү тәртибен расладылар.
-
Теләче мәктәбендә Герой партасы ачылды
Теләче урта мәктәбе “Бердәм Россия” партиясенең “Герой партасы” Бөтенроссия мәгариф проектына кушылды.
-
Яшәгән җиребез матур булсын!
5 май көнне Теләче авылының 1 номерлы балалар бакчасында, Үзәк урта мәктәбе биләмәсендә һәм авыл мәчетеннән ерак булмаган мәйданда агач утырту өмәләре үткәрелде. Чараларда Татарстан Республикасы Биологик байлыклар буенча дәүләт комитетының “Ашыт” тыюлыгы белгечләре Гөлнара Габдрахманова белән Рәшит Әхмәтҗанов һәм районара инспектор Эмиль Гаязов та катнашты.
-
Төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә
Санитар-экология икеайлыгы кысаларында территорияләрне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә.
-
Татарстан өстендә берничә БПЛАны бәреп төшерделәр
Узган төнне Татарстан өстендә берничә БПЛАны бәреп төшерделәр, дип хәбәр иттеләр Россия Оборона министрлыгында.
-
Дан аллеясында “Тере Хәтер” акциясе узды
Җиңү көне алдыннан, Үзәк мәктәбенең алдынгылар активы һәм беренче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Теләче авылының Дан аллеясында “Тере Хәтер” дигән уртак акция үткәрде.
-
Янгынга каршы махсус режим бара
Язгы-җәйге сезонга бәйле рәвештә, республика территориясендә коры үлән яну белән бәйле янгыннар саны да арта.
-
25 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемсез.
-
Хайваннар өчен законсыз дарулар сатканнар
Республикада берничә веб-битне яптылар, аларда кырыгалдарлар тиешле рөхсәттән башка ветеринария препаратларын законсыз сатарга тырышкан. Бу хакта Россельхознадзорның Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Авылларда зиратта өмәләр уза
Югары Кибәхуҗа, Төрек- Тәмте авылларында зиратта өмәләр үтте.