7 май 2026 яңалыклары
-
«КазаньФорум»да катнашучыларга 85 автобус куелачак
«Казан Экспо» күргәзмә үзәгенә һәм «Россия - Ислам дөньясы: КазаньФорум» Халыкара икътисадый форумында катнашучыларга 40 микроавтобус, 45 гади автобус һәм 240 машина куелачак. Барлыгы 325 берәмлек транспорт эшлиячәк, дип хәбәр итә Татарстан Миндортрансы матбугат хезмәте.
-
Ракета куркынычы режимы гамәлдә булды
Казан, Чаллы һәм республика районнарында сиреналар яңгырады.
-
Яңа электр поездлары йөри башлый
12 майдан Казан – Ижау – Казан юнәлешендә ике заманча поезд эшли башлаячак. Алар бүген кулланылышта булган, 2000 нче еллар башында чыгарылган поездларны алыштырыр дип көтелә.
-
“Балачак бакчасы” барлыкка киләчәк
Белгечләр Әлмәт хастаханә шәһәрчегендә төзелеш эшләренә керештеләр. Алар балалар шәһәр хастаханәсе территориясендә башланган, дип хәбәр итә Татарстан шәһәрләре үсеше институты.
-
Волейбол буенча Бөек Җиңү көненә багышланган ачык район беренчелеге узды
5-6 май көннәрендә Батыр спорткомплексында 2012 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егет-кызлар арасында волейбол буенча Бөек Җиңү көненә багышланган ачык район беренчелеге узды.
-
Шәдке авыл җирлегендә шәхси затларнын үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды
Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм прицепларга техник тикшерү эшләре бара. 6 май көнне Шәдке авыл җирлегендә шәхси затларнын үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды.
-
Сугыш чоры баласының күргәннәре (»Яшь журналист» район бәйгесе кысаларында)
Әлеге язма авторы Шәтке урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Рәзилә Габделхәева.
-
Цифрлы конкурста җиңү
Һадиева Аделина, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчесе (тәрбиячесе Хәбирова Ф.Ф.) ачык һөнәри юнәлеш конкурсында катнашты.
-
«Георгий тасмасы» акциясе узды
Алдынгылар хәрәкәте активистлары һәм Иске Җөри мәктәбенең Н.Р. Бәдриева җитәкчелегендәге ЮИД отряды, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Л.Т. Киямов, Р. Р. Назмиев, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре А. А. Файзрахманов һәм юл хәрәкәте иминлеге бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова белән берлектә «Георгий тасмасы» акциясен үткәрделәр.