23 июль 2026 яңалыклары
-
Алмагач яфракларындагы көрән таплар - гөмбәчек авыруы
Алмагач яфракларындагы көрән таплар — бу «көрән таплылык» (бурая пятнистость) дип аталган гөмбәчек авыруы. Алар җәй башында ук барлыкка килергә мөмкин. Ул җил һәм бөҗәкләр аша агачтан агачка күчә.
-
Казанда ана капиталын акчалата алучыларга хөкем карары чыгардылар
Бүген Казанның Вахитов районы суды ана капиталы эше буенча хөкем карары чыгарды. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә - 15 кеше. Тикшерү схеманың төп катнашучылары итеп оештыручы Арам Багиян һәм аның ярдәмчесе Лана Козынбаеваны саный.
-
«Олимп» яшьләр үзәге хезмәткәрләре балалар бакчасында кунакта
Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне уңаеннан, «Олимп» яшьләр үзәге хезмәткәрләре балалар бакчасына кунакка килде.
-
Салават Каюмов: «Алты айда Теләче районы территориясендә 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлде»
2026 елның бу алты аенда Теләче районы территориясендә 7 юл-транспорт һәлакәте булган, бу узган ел белән чагыштырганда 16,6% ка кимрәк. Биредә 7 кеше тән җәрәхәтләре алган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булучылар юк. Бу хакта тулырак полиция капитаны Салават Каюмов аңлатып үтте.
-
Капка төбендә су бочкалары тору — янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килгән традицион күренеш
Капка төбендә (урам ягында) яки ишегалдында су тулы бочкалар тоту авыл җирлегендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә. Көтмәгән янгын очрагында беренчел су чыганагы булып тора ул.
-
Казан аэропортында 30 га якын рейс тоткарлана
Казан аэропортында очып китүгә 12 һәм очып килүгә 18 рейс тоткарланган. Бу хакта авиагаваньның онлайн-таблосы сөйли. Моннан тыш, Минводтан 15:30га һәм кире 8:25кә рейс туктатылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тоткарланулар ТР башкаласы аэропорты эшенә вакытлыча чикләүләр белән бәйле.
-
Татарстан халкын чыпчыкларны исәпкә алырга чакыралар
Татарстан халкы, Бөтенроссия чыпчыклар исәбен алуга кушылып, берникадәр вакытка бердвотчер була ала.
-
Мотоцикл катнашындагы һәлакәтләр саны арткан
Юл һәлакәтләре саны гына түгел, аларның никадәр авыр нәтиҗәләргә китерүе дә тискәре күрсәткечләрнең үсүен раслый. Әгәр 2025 елның беренче яртысында ике тәгәрмәчле транспорт белән булган очракларда һәлак булучылар бөтенләй теркәлмәгән булса, быел өч кешенең гомере өзелгән, 33 юл хәрәкәте катнашучысы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Моннан тыш, июль башында гына да мотоцикл катнашында кеше үлеме белән тәмамланган тагын бер һәлакәт теркәлгән.
-
Казанга һәм Яшел Үзәнгә БПЛА һөҗүме янавын гамәлдән чыгардылар
Казанга һәм Яшел Үзәнгә БПЛА һөҗүме куркынычы кире кагылды.
-
Татарстанда эсселек саклана
Бүген, 23 июльдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
-
Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин ике сумга кыйммәтләнгән
Татарстанда бер атна эчендә, 13 июльдән 20 июльгә кадәр, АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәясе ике сумга диярлек арткан. Бу Росстат мәгълүматларыннан күренә.
-
Казанда яшәүче хатын-кыз үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган
19 июль көнне, Казанда яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз «Казан — Оренбург — Акбүләк» трассасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган.
-
Теләчедә, Хәрби диңгез флоты көне уңаеннан, чара узачак
Хөрмәтле райондашлар! 25 июль, Хәрби диңгез флоты көне уңаеннан, 10:00 сәгатьтә, Теләченең Хәрби Дан аллеясында чара узачак.