29 март 2024 яңалыклары
-
«Теләче йолдызчыгы» ның сайлап алу туры узды
Бүген, 29 мартта, «Киләчәк» Яшьләр үзәгендә Балалар иҗат үзәге, ел саен үткәрелә торган «Теләче йолдызчыгы» диеп исемләнгән конкурс-фестивальнең сайлап алу турын уздырды.
-
Балыкчылар ярышы узачак!
31 март көнне районда Балыкчылар ярышы узачак!
-
500дән артык волонтер татарстанлыларга объектларны төзекләндерү өчен тавыш бирергә булыша
Россиядә 30 апрельгә кадәр объектларны төзекләндерү өчен онлайн-тавыш бирү уза. Татарстанда волонтерлар эше оештырылган, алар анда катнашырга ярдәм итә: катнашучы объектлар турында сөйли һәм ничек тавыш бирергә мөмкин булуын күрсәтә. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.
-
Рәсим Баксиков: мәктәпләргә башлангыч хәрби әзерлек бирүне кайтарырга кирәк
Рәсим Баксиков һәм илебезнең башка Геройлары ВДНХ мәйданчыгында узучы «Россия» күргәзмә-форумында татарстан яшьләре белән очраштылар.
-
Табигать җанлы Габделәхәт
Бүген, ягъни 29 март көнне, Баландыш авылында яшәүче Габделәхәт Гайнетдиновка 90 яшь тулды. Әлеге уңайдан аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин һәм җирлекнең ветераннар Советы рәисе Гүзәлия Гыймадиева тәбрикләде. Алар юбилярга ихлас котлауларын җиткереп, истәлек бүләкләре, чәчәкләр ташырдылар.
-
Көрәш буенча “Зилант” Кубогына ачык район беренчелегендә җиңүчеләр исемлеге
27 март көнне «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2009 нчы елда туган егетләр арасында корәш буенча “Зилант” Кубогына ачык район беренчелеген уздырды.
-
Кыямов Айрат Әхмәт улы призына узган кул көрәше җиңүчеләре
28 март көнне “Теләче” спорт мәктәбе балалар белем бирү үзәге белән берлектә 2012-2014нче, 2010-2011 нче елгы егет-кызлар арасында кул көрәше буенча Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, районыбызда кул көрәшенә нигез салучы, спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат Әхмәт улы призына район беренчелеге уздырды.
-
2024 ел башыннан 225 меңнән артык татарстанлы Социаль фонд хезмәтләреннән электрон форматта файдаланды
Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә.
-
В Министерстве обсудили технологию глубокой переработки соломы
Сегодня в Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ под председательством первого заместителя министра Ленара Гарипова прошла рабочая встреча с Генеральным директором ООО «Алангрин Сольволиз» Ренатом Лотфуллиным.
-
#һәрсыерчыкныңүзоясы
Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Сабирҗанов Ильмаз менә шундый матур оя ясаган бәйгегә.
-
Күңелләргә нур иңде
Район үзәк китапханәсенең уку залында “Коръән нуры яктысында” дип исемләнгән чара узды. Очрашуга китапханәчеләр һәм теләге булган райондашларыбыз килде.
-
«Халкыбыз йолалары - илебез җәүһәрләре» дип исемләнгән II нче Республикакүләм бәйгесенең йомгаклау чарасы узды
Алан «Әллүки» балалар бакчасы, Арча педагогика көллияте белән берлектә, «Халкыбыз йолалары - илебез җәүһәрләре» дип исемләнгән II нче Республикакүләм бәйгесенә йомгаклау чарасы уздырды.
-
Теләче балалар китапханәсе “Тукай – әдәбият йолдызы” дип исемләнгән шигърият кичәсе тәкъдим итәчәк
26 апрель бөек шагыйребез Г.Тукайның 138 ел тулу уңаеннан, Теләче балалар китапханәсе “Тукай – әдәбият йолдызы” дип исемләнгән шигърият кичәсе тәкъдим итә.
-
«Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе!»дигән спорт бәйрәме булып узды
28 март көнне Гаилә елы кысаларында «Батыр» спорт комплексында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче гаиләләр арасында «Әти, әни һәм мин-спорт гаиләсе!»дигән спорт бәйрәме булып узды.