Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Халкыбыз йолалары - илебез җәүһәрләре» дип исемләнгән II нче Республикакүләм бәйгесенең йомгаклау чарасы узды

Алан «Әллүки» балалар бакчасы, Арча педагогика көллияте белән берлектә, «Халкыбыз йолалары - илебез җәүһәрләре» дип исемләнгән II нче Республикакүләм бәйгесенә йомгаклау чарасы уздырды.

Бәйгегә Республиканың төрле районнарыннан 40 ка якын видеоязма килгән.  Кичә шуларның иң-иңнәрен Алан мәдәният йортына дәшеп, конкурсантларны бүләкләү һәм аларның алдынгы тәҗрибәләре белән таныштылар. Арча, Кукмара, Саба, Питрәч, Биектау, Саба, Теләче районнары балалар бакчалары тәрбиячеләре зур әзерлек белән эчтәлекле чыгышлар ясады.  Фойеда күргәзмәләр оештырган балалар бакчалары шулай ук аерым бәяләнеп, дипломнар белән бүләкләнде. Кичәне Алан авылы мәдәният йорты мөдире Замалиева Г.Г. җитәкчелегендә эшләп килүче үзешчәннәр матур җырлар, биюләр белән бизәсә, Балалар иҗат үзәге педагогы  Рәфилә Набиуллина  "Татарстан сувенирлары" дип исемләнгән мастер - класс уткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев