Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Табигать җанлы Габделәхәт

Бүген, ягъни 29 март көнне, Баландыш авылында яшәүче Габделәхәт Гайнетдиновка 90 яшь тулды. Әлеге уңайдан аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин һәм җирлекнең ветераннар Советы рәисе Гүзәлия Гыймадиева тәбрикләде. Алар юбилярга ихлас котлауларын җиткереп, истәлек бүләкләре, чәчәкләр ташырдылар.

Габделәхәт аганың балачагы авыр сугыш чорына туры килә. Шул елларга хас булганча, ул да башка яшьтәшләре сыман, хезмәт юлын, 12-13 яшьләрдә үк туган хуҗалыгында атлы эштән башлый. Ул елларда тормыш йөге хатын-кызлар, карт-коры һәм  ныгып та җитмәгән 12-13 яшьлек майлай-кызларның иңнәренә кала шул. Өч еллык армия хезмәтен исәпкә алмаганда, лаеклы ялга чыканчы биредә барлык һөнәрләрдә дә хезмәт куя. Комбайнчы да, тракторчы да, терлекче дә була. Лаеклы ялга исә ул терлекчелек тармагыннан китә. Сезонлы эш вкытында урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә бик теләп ярдәм итә. Алар тәрбияләп үстергән, участокларга күчереп утыркан агачларның исәбе-хисабы бармы икән? Габделәхәт ага гомере буе туган төбәген яшелләндерүдә, матурлауда үзеннән лаеклы өлеш кертеп яшәгән. Балалары һәм оныклары белән авыл чишмәсен, аның тирә-юнен чистартып, төзекләндерүе, яшелләндерүе аның табигать җанлы булуының гүзәл бер мисалы булып тора. Шулай ук аның оста һәвәскәр бакчачы икәнен дә әйтеп китү кирәк.

1962 елда алар авылдаш кызы Мәшүдә апа белән гаилә корып җибәрәләр. Сер итеп кенә әйтәм, 1937 елгы Мәшүдә апа Габделәхәт аганы армиягә озатып, аннан зур тугрылык белән көтеп ала.  Хәзер 62 ел бергә алар. Шул гомер эчендә дус-тату гаиләдә алты бала (биш егет, бер кыз) тәрбияләп үстерәләр. Мәшүдә апа “Ана даны” медале иясе. Балалары да үзләре кебек тырыш, эшчән һәм мәрхәмәтле булып үсәләр. Бүген Мәшүдә апа белән Габделәхәт ага апа сигез оныкның, бер оныкчыкның яраткан әбисе һәм бабасы. Хәзер алар кызлары Фәнүзә белән уллары Фәһим тәрбиясендә бәхетле картлык кичерәләр. Габделәхәт аганы районыбыз, җирлек җитәкчеләре белән беррәттән, балалары да, оныклары да тәбрикләде. Бер-берсенә һәм башкаларга алар шулкадәр игътибарлылар, ихтирамлылар, кешелеклеләр. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр диелә халкыбыз әйтемендә. Гаиләдәге әлегедәй үзара ихлас, җылы мөнәсәбәтләр быел Россия күләмендә билгеләп үтелүче Гаилә елында актуаль яңгырый һәм гүзәл тәрбия үрнәге булып тора.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев