Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күңелләргә нур иңде

Район үзәк китапханәсенең уку залында “Коръән нуры яктысында” дип исемләнгән чара узды. Очрашуга китапханәчеләр һәм теләге булган райондашларыбыз килде.

 Шулай ук  очрашуда районыбыз  мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевта катнашты. Бу көнне дин галиме Муса Бигиев белән якыннан таныштырдылар. Аның хакында 22 ел өйрәнеп Айдар Хәйретдинов китап бастырып чыгарган. Китапханәләр челтәре җитәкчесе Резидә Дәүлиева аның тормыш  биографиясе белән җентекләп таныштырды. Шулай ук дөньяга танылган галим хакында күләмле видеоязмада карадык.  Наилә  Садыйкова исә, Мусаның хатын-кызлар турында язган  фикерләрен укып күрсәтте. Бөек шәхес турында китап та нәшер ителгән һәм ул үзәк китапханәдә бар. 

Исмәгыйль хәзрәт мондый очрашуларны алга таба дәвам итәргә, киңрәк масштабта  үткәрергә кирәклеген дә дәлилләде.  “Тормышта күп кенә кыенлыклар, авырлыклар күргән, ни генә булса да, үз юлыннан тайпылмаган. Алар хакында без белергә, өйрәнергә тиешбез. Үзебез дә кеше ни әйтер дип куркып яшәмәскә тиешбез. Туры юлдан атларга кирәк. Эшли башлаган елларда мәчеттә җомга намазы укырга кеше булмаса, хәзер сыймыйбыз. Бик тә күңелле күренеш. шунлыктан беркайчан да күңелне төшермик. Муса Бигиевны да ул вакытта белмәгәннәр, хәзер исә танылу алды”,-диде ул.

 Коръән укып башланган очрашу, дога белән тәмамланды. Бу көнне сөйләгән   фикерләр, яңартылган истәлекләр дин галименең якты рухын искә алу да булып тора.

Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев