Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе!»дигән спорт бәйрәме булып узды

28 март көнне Гаилә елы кысаларында «Батыр» спорт комплексында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче гаиләләр арасында «Әти, әни һәм мин-спорт гаиләсе!»дигән спорт бәйрәме булып узды.

Бәйрәмне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы уздырды.  Чара катнашучыларның сәламләү девизы белән башланды. Командаларга кызыклы һәм  катлаулы эстафеталар тәкъдим ителде, анда алар спорт осталыкларын гына түгел, ә әкиятләр, җырлар, мәкальләр турында белемнәрен дә күрсәтеп,  интеллектуаль викторина сорауларына да җавап бирделәр. Җанатарлар һәм тамашачылар вакыйгалар барышын күзәтеп һәм бик «дулкынланып" чын күңедән аларга “көч”биреп тордылар. Спорт бәйрәме бер сулышта узды. Мондый  чаралар үсеп килүче буынга чын гаилә кыйммәтләре турында күзаллаулар гына түгел, аларны сәламәт яшәү рәвеше белән дә таныштыра, әти-әниләр белән дә якынайта. Спорт бәйрәме уңышлы үтте, балалар һәм аларның әти-әниләренә  - Афарин! Командалар медальләр һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Эстафета нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев