Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Яратырга өйрәнәбез

Шәтке урта мәктәбендә “Әйләнә-тирәбездәге экология” дип исемләнгән фәннигамәли конференция узды.

Әлеге мәктәп республикада экологик-географик белем һәм тәрбия бирү буенча инновацион мәйданчык булып тора. Шуның өчен дә бу конференция, КФУ, Рус география берлегенең региональ бүлеге белән берлектә, ел саен үткәрелеп килә.  Алдагы елны укучылар белән үткәрелсә, быел аз гына  икенчерәк форматта узды.  Укытучылар, тәрбиячеләр, студентлар үз эшләрен яклады.

Конференциянең географиясе елдан-ел киңәя һәм катнашучылар саны да арта.  Теләчедән генә түгел, күрше районнардан да катнашырга теләк белдереп, гариза калдыручылар байтак булган. Конференциядә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Динар Гыйниятуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, Казаннан, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгыннан килгән мөхтәрәм кунаклар катнашты. Рәсми өлештә КФУның географик һәм экологик белем кафедрасы мөгаллиме, педагогика фәннәре докторы, профессор Илгизәр Гайсин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, мәктәп директоры Александр Ибушев - барысы да экология мәсьәләләренең актуальлегенә, табигатебезнең яшәү чыганагы булуына, аны саклауның әһәмиятлелегенә басым ясады. Шәтке урта мәктәбе укучылары исә бу юнәлештә үзләренең алып бара торган эшчәнлекләрен җыр, бию, шигъри юлларга салып ачты. Теләсә кая чүп ташлауның, табигатьне пычратуның бик кыйммәткә төшкәнен аңлатырга тырыштылар.

Укучыларга экологик тәрбия бирүдә үзләреннән өлеш керткән мөгаллимнәр рәхмәт хатларына ия булды. Хезмәтеңне күрә белү, яңа  эшләргә, фикерләргә тартканы да һәркемгә билгеле.

Пленар өлештән соң, конференциядә катнашучылар секцияләргә бүленеп үз эшчәнлекләрен дәвам итте. Һәркем җаваплы әзерләнеп килгән. Үзенең уй, фикерләрен  төрле проектлар ярдәмендә ачып салырга тырышкан.

Мәктәптә экологияне һәм табигатьтән файдалануны өйрәнгәндә тикшеренү һәм проект эшчәнлеген оештыру, туган якны өйрәнгәндә укучы яшьләргә экологик-географик тәрбия бирү, белем бирү процессында экологик-географик алымнарны һәм ысулларны куллану, башлангыч сыйныфларда укучыларның тикшеренү һәм проект эшчәнлеге тикшеренү һәм проект эшчәнлеге дигән темаларга бу көнне сөйләшүләр, чыгышлар күп булды. Җыеп кына әйткәндә мәгариф хезмәткәрләре үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Мондый файдалы, кызыклы гамәли конференцияләрнең киләчәге бар, елдан-ел  катнашучыларның артуы да шу хакта сөйли. Очрашуда фән галимнәренең, Казан федераль университеты студентлары да катнашуы чараны тагын да үтемле итте. Алар үз чыгышларында мөһим мәсьәләләрне күтәрде, укытучыларга файдалы киңәшләрен бирде, алар хезмәтен гадел бәяләргә тырышты.

Эльмира Котдусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев