«Теләче йолдызчыгы» ның сайлап алу туры узды
Район яңалыклары

«Теләче йолдызчыгы» ның сайлап алу туры узды

Бүген, 29 мартта, «Киләчәк» Яшьләр үзәгендә Балалар иҗат үзәге, ел саен үткәрелә торган «Теләче йолдызчыгы» диеп исемләнгән конкурс-фестивальнең сайлап алу турын уздырды.

Гаилә елы кысаларында узучы фестиваль-конкурска старт быелның 20 январында бирелгән иде.  Әлеге чарада 5 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар һәм иҗади гаиләләр катнашты, алар үзләрен төрле яктан сынап карый алдылар. Сайлап алу турында барлыгы 300дән артык бала катнашты.


Нет комментариев