Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чиядән бик тәмле бәлеш

Кирәк булачак: 500 г бодай оны, 50 г атланмай, 1 стакан сөт (3,2 процентлы), 3 йомырка, 25 г коры чүпрә, 300 г төше алынган чия, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы крахмал, 2 аш кашыгы лимон согы, 1 аш кашыгы коньяк (үзенчәлекле тәм кертә), 40 мл су.

Онны иләп, яртысына җылы сөт һәм чүпрә салабыз да, камыр изеп, җылы урынга куябыз. Чи йомыркага (сытып) шикәр комы һәм йомшарган атланмай салып болгатабыз. Катнашманы сыек камырга салып, калган он белән басабыз. Камырны 1 сәгатькә җылы урынга куябыз. Юып, төшләреннән арындырылган чиягә су һәм шикәр комы салып, 10 минут кайнатабыз. Суынгач, крахмал, лимон согы һәм коньяк өстибез.

Камырның өчтән ике өлешеннән  җәймә ясап, майлы табага  салабыз. Эчлекне шуңа тигез итеп урнаштырабыз. Калган камырны җәеп, тасмалап (киңрәк итеп) кисәбез һәм шулар белән бәлешне каплыйбыз. Кырыйларын бөгәбез.  Өстен йомырка сарысы белән майлап, 180 градуслы мичтә 30 минут пешерәбез.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/116438/

Фото:https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев