Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Файдасыннан зыяны күбрәк

Бер яктан караганда, кырмыскалар файдалы. Чөнки алар зарарлы бөҗәкләрнең личинкаларын юк итәләр. Туфракның уңдырышлы өлешендә оя ясап, үсемлек тамырына кислород килүгә, уңыш артуга да сәбәпче булалар.

Икенче яктан, алар, бакчага телә алып кайтып, үсемлекләрне юк итүче дә.  Телә белән кырмысканы агылый белән тагылый дияргә дә була. Алар – табигатьтәге иң шәп симбиоз үрнәге. Кырмыска теләдәге баллы секрет белән туклана, ә тегесе кырмыска ярдәмендә бер үсемлектән икенчесенә күченә.  

Ә менә бакчагызны бөтенләй кырмыска басмасын дисәгез, казылмаган җирләрне калдырмагыз, җиләк-җимеш бирә торган агачларның кайрыларын акшарлап, тирәләрен эшкәртеп торырга кирәк.

Кырмыскалар бик азып китсәләр, «Муравьед» дигән препарат кулланырга була. Ул порошок сыман, 1 кабын 10 л суга салып, кырмыска баскан урыннарга сибәсе. Шулай ук әлеге препаратның «Мурацид» дигән аналогын, «Гром – 2» препаратын  кулланырга киңәш ителә.

Керосин, сода, шикәр комына бор кислотасы кушып болгатылган катнашма да – кырмыскаларга каршы яхшы чара.  Шулай ук аларга каршы кайнап торган су һәм көл сибәргә мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/111331/

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев