Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мунча керү серләре

Иң беренче кагыйдә: мунчага тулы ашказаны белән бара күрмәгез. Юкса йөрәгегезгә авыр булачак. Хәлсезлек сизсәгез, шундук себеркене куеп торыгыз. Шул ук вакытта мунчага ач бару да дөрес булмас. Җиңелчә генә ашап алу хәерле. Авырган яки бик нык арыган хәлдә дә мунчага бармый торыгыз.

Икенче кагыйдә: себеркене дөрес итеп әзерләү. Парланыр алдыннан кипкән себеркене суда чайкатып алабыз да, җылы суга тыгабыз. Кайнар суга тыгарга ярамый. Югыйсә, яфраклары коелырга мөмкин. Җылы судан соң гына кайнар суга тыгабыз. Өстен икенче бер таз белән каплыйбыз, себерке өчен үзенә күрә бер мунча була инде бу. Шул рәвешле төнәткәч, мунчага урман исе чыга. Авыл мунчасында инде кайнар судан соң аны әйләндерә-әйләндерә мунча ташында тоталар. Себеркене кулга алгач, чабынырга ашыкмагыз, иң элек аны иснәгез. Бу үзенә күрә бер ингаляция яки ароматерапия була. Парлану бүлмәсендә югары менәргә ашыкмагыз. Мунча эссесенә ияләшер өчен биш минут утырып яки ятып торыгыз. Гомумән пар бүлмәсендә иң яхшысы ятып тору. Алай иткәндә эссе тәнгә тигез тарала. Шулай итеп, аз гына җылынгач, чыгып, мунча алдында аз гына утырып торыгыз. Аннары инде себерке белән югарыга да менә аласыз. Себерке торган суны түкмәгез аның белән башыгызны юып чыгыгыз. 

Чабындыручы булганда, ияк астына һәм баш өстенә каен себеркесе куеп ятыгыз. Баш өстендәгесе башка эссе булмасын өчен кирәк, ә ияк астындагысы ингаляция яки ароматерапия ролен башкара. Себерке белән тәнегезне ышкыгыз, һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш дигәндәй, эсседә озак ятарга тырышмагыз. Тәнегез артык эсселәнгәндә, йөрәгегез ешрак тибә башлый, баш әйләнә, күңел болгана, колак шаулый.
   Печән өстенә ятып парлану да бик файдалы. Бу үзенә күрә бер рефлексотерапия була. Печәннең хуш исе, югары температура белән берлектә, һавадагы, тәндәге һәм югары сулыш юлларындагы микробларны юк итә. Стресстан һәм арыганлыктан котылырга булыша.
   Бер мунчала да юкә мунчаласына җитми инде. Юынган вакытта ул микробларны юк итә торган фитонцидлар бүлеп чыгара. Тәнне яхшы чистарта.
   Скраб максатында бал белән тоз катнашмасы рөхсәт ителә. Әмма тәндә аны 15 минуттан да артык тотарга ярамый. Чөнки тәндәге пычракны үзенә сеңдергән бал, озакка киткәч, киресенчә, аны яңадан бүлеп чыгара башлый. Мунчадан соң тәмле итеп бал белән үлән чәе эчегез. 
 
"Нур" сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев