Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Өйдәге аптечкада нәрсәләр булырга тиеш?

Яраклылык вакыты чыкканнарын ыргытып, яңаларын өстәп торыгыз.

* Җәрәхәтләрне һәм яраларны төзәтә торган чаралар: 3 процентлы водород перекисе, мирамистин, йод, хлоргексидин, зелёнка.

* Авыртуны баса һәм температураны төшерә торган дарулар: ибупрофен, парацетамол, но шпа (дротаверин, папаверин).

* Буыннар авыртканнан мазьлар.

* Аллергиягә каршы: лоратадин.

* Йөрәк авыртканнан: нитроглицерин.

* Агулану очраклары була калса: полисорб, смекта, регидрон.

* Эч йомшарта торган: лактулоза (дюфалак). Эч катканнан ашыгыч ярдәм сыйфатында клизма ясау өчен микролакс.

* Югары кан басымын төшерә торган: каптоприл.

* Салкын тигәннән: борын юдырта торган эремәләр, кан тамырларын кыса торган борынга тамызу өчен тамчылар (називин), тамак авыртканнан суыра торган леденецлар (холлс, стрепсилс).

*

Даруларны караңгы, салкынча һәм балалардан ерак булган урында саклагыз.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137214/
© Ватаным Татарстан

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев